Алабуга полицейскийлары сатып алучыларның кибетләрдә битлек киеп йөрүен тикшергән

Алабуга эчке эшләр бүлеге вәкилләре биш административ беркетмә төзегән.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Алабугада тәртип сакчылары шәһәр кибетләрендә рейд уздырды. Алар шәһәр кешеләренең җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү-йөрмәвен тикшерде. Бу хакта «Яңа Кама» газетасы яза.

Барлык алабугалылар шәхси саклану чараларын кулланмавы ачыкланган. Алабуга эчке эшләр бүлеге вәкилләре биш административ беркетмә төзегән.

Республика Министрлар Кабинетының ТР Премьер-министры имзалаган карары нигезендә, 20 апрельдән барлык татарстанлылар җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә саклану битлекләре яки респираторлар киеп йөрергә тиеш.

Димәк, Татарстанда яшәүчеләргә кибетләрдә, җәмәгать транспортында һәм хезмәт күрсәтү объектларында шәхси саклану чараларыннан башка керү рәсми рәвештә тыела.