Нурлат районында янгында 65 яшьлек ир-ат зыян күргән

Әлеге хәл Елаур авылында кичә көндез булган.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның Нурлат районында 32 квадрат метр мәйданда сарай янган, хуҗасы зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Елаур авылындагы Калинин урамы 1нче йорт сарае яну турында 125нче янгын сүндерү частена хәбәр кичә көндез килеп ирешкән. Күрше корылмаларга да ут таралу куркынычын җиткергәннәр.

Коткаручылар килгәндә сарайның 32 квадрат метр чамасын ут тулаем ялмап алган булган. Авыл җирлеге башлыгы анда беркем дә юклыгын әйткән. Көчле җил нәтиҗәсендә күрше корылмаларга да ут таралу куркынычы булган. 20 минуттан янгын сүндерелгән. Нәтиҗәдә сарай тулысынча янып беткән, хуҗа үзлектән сүндерергә тырышкан булган, әмма ул кулларын гына пешергән.