Кыргызстанда бүген матәм көне

11 йорт өстенә җир ишелеп төшкән. 24 кеше, шул исәптән тугыз бала үлүчеләр рәтендә санала.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Якшәмбе көн Кыргызстанда җир убылудан һәлак булучылар сәбәпле матәм көне игълан ителде, дип күрсәтелгән республика президенты Алмазбәк Атамбаев указында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

1 миллион кубометр күләмле көчле җир ишелү Кыргызстанның Ош өлкәсе Аюу авылында шимбә көнне иртәнге 7.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 4.00 сәгатьтә) булган, 11 йорт өстенә җир шуышып төшкән. 24 кеше, шул исәптән тугыз бала үлүчеләр рәтендә санала. Урында эзләү-коткару эшләре бара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу районда кабат шундый хәл кабатланырга мөмкин булуын кире какмый.

"Фаҗига безнең гражданнарның гомерен өзде. Кыргызстан халкы өчен бу авыр югалту. Аларның якыннарының, туганнарының тирән югалту кайгысын уртаклашабыз һәм 2017 елның 30 апреле Кыргызстан Республикасында матәм көне булып игълан ителә", — диелгән указда.