Яшел Үзәндә күп катлы йортта булган фаҗиганең бер версиясе - суицид

Кичә Яшел Үзәннең Ленин урамында урнашкан тугыз катлы йортта газ шартлады.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә тугыз катлы торак йортта көнкүреш газы бер ир-атның үз-үзенә кул салырга омтылуы нәтиҗәсендә шартлаган дип фаразлана. Бу әлеге фаҗиганең бер версиясе буларак карала.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, өлкән яшьтәге ир-ат (газ шуның фатирында шартлаган) хатыны үлгәннән соң эчүгә сабышкан. Хокук сакчылары китергән бер версия буенча, ул үз-үзенә кул салырга уйлаган.

Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли.