news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте карантинны бозган өчен җәзаны катгыйландыруны хуплады

Карантинны бозган өчен штраф 1 миллион сумга җитәргә мөмкин.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләрне хуплады. Аларга нигезләнеп, карантинны бозган өчен җаваплылык катгый булачак. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер безнең төп бурыч — киләчәкне фаразлап эшләү, вирус таралуны минимальләштерү», — диде Хөкүмәт башлыгы.

Әгәр карантин кагыйдәләрен үтәмәү аркасында чир башка кешегз йокса һәм ул үлсә, штраф 150 — 300 мең сум тәшкил итәчәк. Вазифаи затлар 300 — 500 мең сум түлиячәк.

Гамәлләре әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырган кешеләр 15-40 мең сум, вазифаи затлар 50-150 мең сум штраф түләргә мөмкин.

Юридик затларның гамәлләре берәрсенең үлеменә китерсә, 1 миллион сум штраф түләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100