news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авыручылар турында ялган тараткан Бөгелмә кешесенә штраф салганнар

20 яшьлек егетне гаммәви мәгълүмат чаралары яки интернет аша дөрес булмаган хәбәр таратуда гаепле дип тапканнар.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрдә коронавирус белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан Бөгелмә кешесен штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, социаль челтәрдә яңалыкка комментарийларда бер кулланучы Бөгелмәдә коронавирус йоктырган сигез кеше теркәлүен раслаган.

Бу мәгълүмат ялган булып чыккан. Ялган хәбәр таратучыны бик тиз ачыклаганнар.

Бөгелмәдә яшәүче 20 яшьлек егеткә карата дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

Суд егетне гаепле дип тапкан. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100