Башкортстанда югалган гаиләнең казанлылар икәнлеге билгеле

29 мартта 7.00 сәгатьтә Чиләбе өлкәсе Тюлюк авылыннан Ирәмәл таулары ягына әнисе белән ике бала чыгып киткән булган...

  (Казан, 30 март, «Татар-информ»). Башкорстанда Ирәмәл таулары тирәсендә ике баласы белән югалган ананың Казанда яшәве ачыкланган.

Кичә 23.10 сәгатьтә Белорецк шәһәренең бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә 29 мартта Чиләбе өлкәсендә теркәлгән өч кешедән торган туристлар төркеме (хатын-кыз һәм аның 6 яшьлек малае белән 14 яшьлек кызы) юкка чыгуы турында хәбәр ителгән. Гаилә Казанда яши.

Якынча мәгълүматларга караганда, 29 мартта 7.00 сәгатьтә туристлар Чиләбе өлкәсе Тюлюк авылыннан Ирәмәл таулары ягына чыгып киткән, алар шул ук көнне 16.00 сәгатьтә кайтырга тиеш булган.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, югалучыларны өч эзләү төркеме өч маршрут буенча эзли.

Югалган туристларны эзләү бүген дә дәвам итә. Бу максаттан 54 кешедән һәм 18 берәмлек техникадан торган көчләр төркеме оештырылган булган. Хәзер эзләү төркеме арттырылган, әлеге урынга Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Урал авиация-коткару үзәгеннән эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре утырган "Ми-8" вертолеты килгән.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, һавадан Тыгын сазлыгы һәм Зур Ирәмәл тавы тикшерелгән. Югалган туристларны эзләү өчен тагын 48 кв км мәйданны тикшерү планлаштырыла.
Хәзер югалучыларны  эзләү буенча көчләр төркеме125 кешедән һәм 39 техникадан тора.