Љч түбәнкамалыны машина бәрдергән

Узган атнада Түбән Кама районында 4 юл һәлакәте булган, зыян күрүчеләр дә бар.
(Түбән Кама, 29 декабрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Узган атнада Түбән Камада 3 кеше үз игътибарсызлыклары нәтиҗәсендә, машина көпчәге астына эләккән. Алар барысы да светофорның кызыл утына юл аркылы чыккан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр җәрәхәтләр генә алган, дип хәбәр итә Түбән Кама ЮХИДИнең пропаганда бүлеге.
Моннан тыш, узган 7 көндә дәүләт автоинспекторлары тарафыннан автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән 28 йөртүче тоткарланган. Шушы ук чорда 27 машина штраф түләтү урынына куйдырылган.