Балтач районында юл һәлакәтендә 6 айлык кыз баланың гомере өзелгән

Автомобиль балалар утырту өчен махсус урындык белән җиһазланмаган булган.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Кичә республиканың Балтач районында булган юл һәлакәтендә сабый бала үлгән.
28 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Балтач-Түбән Сәрдек автоюлының 35нче километрында «Деу-Нексия» белән идарә итүче 25 яшьлек йөртүче борылганда идарә итә алмыйча кюветка төшеп киткән.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында машина салонында 23 яшьлек хатын-кыз белән 6 айлык бала да булган. Бала алынган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән, өлкәннәр зыян күрмәгән. Әлеге автомобильнең балалар утырту өчен махсус урындык белән җиһазланмаган булуын да искәртеп үтәргә кирәк.
Кичә 8.30 сәгатьтә Баулы-Октябрьский автоюлында охшаш юл-транспорт һәлакәте булган. “Ундүртле” белән идарә итүче 23 яшьлек йөртүче тайгак юлда идарә итә алмыйча кюветка төшеп киткән. Бу юлы машина салонында 2005 елгы кыз бала булган. Алдагы очрактан аермалы буларак, аның махсус балалар утырту урындыгында булуы гомерен саклап калган. Йөртүче һәм кызның баш мие селкенгән.
Декабрьнең 28 көнендә ТР ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 420 җитди юл-транспорт һәлакәте булган, анда 45 кеше үлгән һәм 488 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.