news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә алты бала имгәнгән

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне балаларны йөрткәндә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы хәрәкәт юлына чыгудан тыелырга чакыра.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган ялларда гына да Татарстанда алты бала юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Аварияләрнең берсе шимбә көнне, 27 ноябрьдә, Түбән Кама районында булган. «Лада» машинасын йөрткән 32 яшьлек исерек ир-ат зур тизлек белән идарә итә алмыйча юл кырыена төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтендә 14 яшьлек үсмер һәм ике яшьлек сабый зыян күргән.

Шул ук көнне Түбән Кама районында «Лада» автомобиле йөртүчесе дүрт яшьлек баланы бәрдергән, ул, беренчел мәгълүматлар буенча, әбисе белән бергә җәяүлеләр кичүеннән читтә юл аркылы чыккан. Бала хастаханәгә озатыла.

Тагын бер авария Казанда булды. Toyota руле артында 51 яшьлек ир-ат җәяүлеләр кичүеннән чыкканда 15 яшьлек кызга юл бирмәгән. Яшүсмерне хастаханәгә салганнар.

Якшәмбе көнне Питрәч районында Nissan машина йөртүчесе Toyota белән бәрелешә. 9 яшьлек пассажир зыян күргән.

Тагын бер 9 яшьлек пассажир Балтач районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. «Лада» руле артындагы автоледи юлдан кюветка төшеп киткән.

«Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне балаларны йөрткәндә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы хәрәкәт юлына чыгудан тыелырга чакыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм иминлек каешлары эләктерелгән пассажирларны йөртергә кирәк», - дип искәртте Татарстанның ЮХИДИ башлыгы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100