Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Фәннәр академиясенең элеккеге президенты Владимир Фортов вафат
Академиянең матбугат хезмәте галимнең коронавирус инфекциясе белән авыруы хакында хәбәр иткән.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясенең элеккеге президенты, академик Владимир Фортов 74 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Фәннәр академиясе президенты урынбасары Владимир Ивановка сылтама белән хәбәр итә.
«Бүген иртән мәшһүр совет һәм Россия галиме, 2013-2017 елларда Россия Фәннәр академиясе президенты, академик Владимир Евгеньевич Фортовның йөрәге тибүдән туктады. Бу Россия, илебез һәм дөнья фәне өчен бик зур югалту», — дигән ул.
Россия Фәннәр академиясенең матбугат хезмәтендә Фортовның коронавирус инфекциясе белән авыруы хакында хәбәр иттеләр.
Владимир Фортов — чит телләргә тәрҗемә ителгән 500дән артык фәнни хезмәт һәм 30 монография авторы. Аның «Вега» халыкара проектын гамәлгә ашыру — Галлей кометасын өйрәнгән вакытта космик аппаратны саклауның фәнни нигезләрен булдыру буенча хезмәтләре Россия Фәннәр академиясе тарихына керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз