news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә пассажирлар утырган автобуска ут капкан

Янгын йөртүче кабинасы ягыннан башланган, автобусны ялкын тулысынча чолгап алган.

Казан үзәгендә пассажирлар утырган автобуска ут капкан

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә Тукай һәм Әхтәмов урамнары чатында пассажир автобусы яна башлаган. Аны сүндергән мизгелләрне шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге олик социаль челтәрләрдә чыкты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, янгын чыккан вакытта 68нче маршрут автобусында пассажирлар булган, аларның барысы да салоннан чыгып өлгергән, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын автобус йөртүче кабинасы ягында чыккан, ялкын транспорт чарасын тулысынча чолгап алган. Урынга килгән коткаручыларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә янгын сүндерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100