ТР буенча ЭЭМ полицейскийларны кулга алу һәм аларга карата җинаять эшен кузгату факты буенча тикшерү уздыра

Аның нәтиҗәләре буенча, тиешле карар чыгарылачак

 (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТР буенча ЭЭМ дүрт хезмәткәрен кулга алу һәм аларга карата җинаять эшен кузгату факты буенча тикшерү уздыра. Аның нәтиҗәләре буенча, тиешле карар чыгарылачак, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Бүген Казанның Совет районы суды тикшерүнең кулга алынганнарга карата сак астына алу чарасын сайлау турында шикаятен караячак.

Исегезгә төшерик: РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары һәм РФ ЭЭМ Куркынычсызлык советының баш идарәсе тарафыннан Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 33 яшьлек Андрей Алексеев, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенко, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең полиция башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдәров, Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге хезмәткәре 41 яшьлек Марат Садыйхов кулга алынган.

Алар һәрберсе башкарган җинаять эшләренә карап, РФ ҖК 286 нче маддәсенең 1 нче частендә (“Вазыйфаи вәкаләтләрдән файдалану”), РФ ҖК 228 нче маддәсенең 2 нче частендә (“Законсыз рәвештә наркотик матдәләрне алу, саклау, күчерү”), РФ ҖК 294 нче маддәсенең 3 нче частендә (“Хөкем итүгә һәм тикшерү алып баруга каршылык күрсәтү”) каралган җинаятьләрне кылуда шикләнелә.

Җинаять эшен тикшерү кысаларында шик астындагыларның яшәү һәм эшләү урыннары тикшерелгән. Хәзерге вакытта тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла.