Суд ТР буенча ЭЭМ наркотикларга каршы көрәш бүлеге җитәкчесен иректә калдырды

Тикшерү ходатайствосы нигезсез дип табылган

 (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казаның Совет районы судында кичә җинаять кылуда шикләнелеп тоткарланган ТР буенча ЭЭМ ның 4 хезмәткәренә карата сак астына алу чарасын билгеләү турындагы тикшерү ходатайствосы карала. Тикшерү аларны 2 айга сак астына алуны сорый.
Суд ТР буенча ЭЭМ наркотикларга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе 33 яшьлек Андрей Алексеевны сак астына алу чарасын билгеләү турындагы тикшерү ходатайствосын кире какты. Аны нигезсез дип тапты.
Бүген Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, ТР буенча ЭЭМ Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең Законсыз наркотиклар өйләнешенә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Андрей Алексеевка, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенкога, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең полиция башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдәровка, Россия ЭЭМ ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору бүлеге хезмәткәре 41 яшьлек Марат Садыйховка җинаять эше кузгатылган.
Алар һәрберсе башкарган җинаять эшләренә карап, РФ ҖК 286 нче маддәсенең 1 нче частендә (“Вазыйфаи вәкаләтләрдән файдалану”), РФ ҖК 228 нче маддәсенең 2 нче частендә (“Законсыз рәвештә наркотик матдәләрне алу, саклау, күчерү”), РФ ҖК 294 нче маддәсенең 3 нче частендә (“Хөкем итүгә һәм тикшерү алып баруга каршылык күрсәтү”) каралган җинаятьләрне кылуда шикләнелә.
Җинаять эшен тикшерү кысаларында шик астындагыларның яшәү һәм эшләү урыннары тикшерелгән. Хәзерге вакытта тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла.