Казанда юл чатында өч такси автомобиле бәрелешкән

Һәлакәт автомобильләр арасындагы дистанцияне үтәмәгән «Киа Рио» машина йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казанда юл чатында өч такси автомобиле бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Авария Достоевский һәм Зинин урамнары кисешкән урында булган.

«Татар-информ»га әлеге мәгълүматны Шәһәр автоинспекциясендә расладылар. Көндез сәгать икенче яртыда «Киа Рио» һәм ике «Лада» — «Ларгус» һәм «Грант» машиналары бәрелешкән.

«Киа» машинасын йөртүче Ершов ягыннан Зинин урамы буйлап бара торган булган. Ул дистанцияне үтәмәгән һәм юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуда гаепле булган», - дип сөйләделәр агентлыкка Шәһәр автоинспекциясендә.