news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ир-ат арест салынган машинасын алу өчен 250 мең сум бурычын түли

Приставларның 38 яшьлек ир-аттан бурычларын түләтү турында 15 суд акты булган.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казан кешесе «Джип» машинасына арест салынганнан соң, штраф һәм салымнар буенча җыелган 250 мең сум бурычын түләгән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

38 яшьлек ир-ат ЮХИДИ штрафларын һәм салымнарын түләүдән качкан. Приставларның ир-атның бурычларын түләттерү турында 15 акты бар.

Казан кешесен административ җаваплылыкка тартканнар, әмма бу да аны бурычын түләргә этәрмәгән.

Приставлар Казанның Киров районында аның «Джип» машинасын тапкан. Чит ил машинасына арест салалар.

Машинасына арест салынганнан соң, ир-ат барлык бурычларын тулы күләмдә түли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100