Казанның Совет районында троллейбус һәм җиңел машина бәрелешкән

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл фаҗигасендә һәлак булучы бар.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында троллейбус һәм җиңел машина бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары.

Юл-транспорт һәлакәте Академика Глушко урамында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булучы бар. Фаҗига турында тулырак мәгълүмат ачыклана.