news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск кешесе Бөгелмә урманында адашкан

Хокук саклау хезмәткәрләре аны тикшергән вакытта куртка кесәсеннән 1,23 грамм синтетик наркотик табалар.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорск кешесе Бөгелмә урманында яшерелгән урыннан наркотик матдәне алырга барган җиреннән адашкан. Бу хакта «Бугульминская газета» хәбәр итә.

Лениногорскида яшәүче 35 яшьлек ир-ат Бөгелмә урманында адашкач, полициягә мөрәҗәгать итә. Патруль-пост хезмәте вәкилләре аны эзләргә кузгала.

«Төнлә белән нишләп йөрисең урманда?» дигән сорау биргәч, ир-ат куркып кала һәм нервлана башлый.

Хокук саклау хезмәткәрләре аны тикшергән вакытта куртка кесәсеннән 1,23 грамм синтетик наркотик табалар.

Полиция бүлегендә ир-ат наркотик матдәне интернет аша үзе өчен сатып алганы турында әйтә, ә урманда аңа дип җибәрелгән координата аша урынны эзләгәнен сөйли.

Лениногорскилыга карата җинаять эше ачылган, беркая да чыгып китмәү турында подписка бирелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100