Биектау районының М7 юлында ике кеше зыян күргән

Җиңел машина М7 юлының 817 чакрымында юл киртәсенә килеп кергән.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында М7 юлының 817 чакрымында җиңел машина юл киртәсенә килеп керү сәбәпле ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Биектау районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 13.21 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл урынына 113 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре китә. Алар 47 яшьлек йөртүчегә һәм 76 яшьлек пассажирга «Ниссан Альмеро» машинасыннан чыгарга ярдәм итә һәм аларны ашыгыч хезмәт бригадасына тапшыра.Зыян күрүчеләрне Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә илткәннәр.