Чаллыда 4 автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте видеосы пәйда булды

Һәлакәт кичә Хәсән Туфан проспектында булган.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Чаллыда берничә автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә «Вести KAMAZа».

Һәлакәт кичә Хәсән Туфан проспектында, мэрия бинасы тирәсендә булган. Агентлык мәгълүматы буенча, һәлакәт килеп чыгуда гаепле йөртүче исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган.

Юл һәлакәте нечкәлекләре ачыклана.