420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 29 августа«Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәреннән 20 яшьлек студент Виталий Симоненко Гагра шәһәрендә Кара диңгездә батып үлгән, дип яза «Известия».
Абхазия коткаручылары егетнең баткан гәүдәсен алты метр тирәнлектә табып алган. Студентның ата-анасы улларының югалуы турында алдагы көнне хәбәр иткән: 28 августта 14 сәгатьтән барлык гаилә диңгездә булган, уллары суда коенган. Берникадәр вакыттан моң ата-ана улларын күздән югалткан.
Егет көзән җыеру барлыкка килү аркасында үлгән булырга мөмкин, дип фаразлана. Ул Саратов медицина университетының өченче курсында укыган.