news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта 103 яшендә хезмәт фронты ветераны Габдерәшит Исхаков вафат булган

Аны Ташкентның Яшнабад районы мөселман зиратында җирләгәннәр.

Ташкентта 103 яшендә хезмәт фронты ветераны Габдерәшит Исхаков вафат булган
Нариман Кәримов

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Ташкент шәһәрендә 103 яшендә хезмәт фронты ветераны, педагог Габдерәшит Исхаков вафат булган.

«Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Габдерәшит Мөхәммәтгата улы гаиләсенең кайгысын уртаклаша. Ветераныбыз һәрвакыт безнең хәтердә булачак», — диелгән Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни үзәгенең телеграм-каналында.

«2019 елда Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге Ташкент шәһәрендә Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге белән берлектә Габдерәшит абыйны йөз яшьлек юбилее белән котлаган һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткергән иде», — диелә хәбәрдә.

Вәкиллектән хәбәр иткәнчә, мәрхүмне кичә Ташкентның мөселман зиратында җирләгәннәр.

Габдерәшит Мөхәммәт улы Исхаков Башкортостан АССР Уфа өлкәсе Борай районы Ваныш авылында 1919 елның 10 февралендә мулла гаиләсендә туган. 1930 нчы елларында туганнары белән Ташкентка күченә. 1941 елда Ташкент шәһәре укытучылар институтының физика-математика факультетын тәмамлый.

1941-1942 елларда механика заводында эшли. Габдерәшит Исхаков 1943 елда Сәмәрканд шәһәренең транспорт институтына укырга керә һәм анда өч ярым ел укый. Аны дини гаиләдән икәнен белгәч, укуыннан азат итәләр — аның әтисе Мөхәммәт Исхаков имам була.

1957 елда Ташкент педагогика институтының математика факультетына укырга керә. 1953 — 1980 елларда Ташкент шәһәре Октябрь районының 141 нче мәктәбендә математика укытучысы булып эшли, аннан соң лаеклы пенсиягә чыга.

Зур хезмәте өчен берничә тапкыр орден һәм медальләр белән бүләкләнә, хезмәт фронты ветераны була. Ул Үзбәкстанны үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100