news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә янгыннар аркасында туристларны кунакханәләрдән эвакуациялиләр

Антальяда аномаль эсселек аркасында янгыннар бик тиз таралган.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Мармарис урманнарындагы янгын аркасында ял итүчеләрне кунакханәләрдән чыгара башлаганнар, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Бәкер Пакдемирли янгынның туристлар районына килеп җитеп баруы турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта 18 торак пункт эвакуацияләнгән. Манавгат районында вазгыять контрольдә тотыла, әмма янгын дәвам итә.

28 июльдә Антальяда аномаль эсселек аркасында янгыннар бик тиз таралды. Өч кеше янгын корбаны булды, шулай ук 122 кеше зыян күрүе турында хәбәр ителә. Ут белән көрәшкә ике самолет, 19 вертолет һәм 192 автомобиль бүлеп бирелгән.

Төркия хакимияте янгын аркасында үз йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган гражданнар өчен тулай тораклар әзерли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100