news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Имера» сәүдә үзәге бинасыннан төтен чыкканга янгын сүндерүчеләр килгән

Ресторанда ризык көйгәнгә төтен чыккан.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Казанда 11.58 сәгатьтә Ямашев проспектындагы «Имера» сәүдә үзәге бинасыннан төтен чыкканга янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Сәүдә үзәгендә янгын чыкмавы билгеле була. Ресторанда ризык көйгәнгә төтен чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100