Казанда пассажир автобусы юлда чокырга төшеп киткән

Юл һәлакәте бүген иртән Декабристлар һәм Восстание урамнары чатында булган.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Казанда пассажир автобусы юлда чокырга төшеп киткән. Әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр социаль челтәрләргә шул урында төшерелгән фотолар урнаштырган.

Алар хәбәр иткәнчә, бүген иртән Восстание һәм Декабристлар урамнары чатында пассажир автобусының бер тәгәрмәче тирән чокырга төшеп киткән.

Автобусны чокырдан чыгару өчен домкрат кулланырга туры килгән. Шуннан соң аның тәгәрмәчен агач өрлеккә бастырганнар.