Буа районында Ульяновскидан килгән 50 яшьлек ир-ат батып үлгән

Ирнең гәүдәсен Олы Тилчә елгасы ярыннан өч метр ераклыкта тапканнар.
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Буа районында Олы Тилчә елгасында Ульяновскидан килгән 50 яшьлек ир батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Кичке тугызлар тирәсендә 112 бердәм номерына Яңа Мәртле авылы янында бер ир-атның батып үлүе турында хәбәр итәләр. Ачыкланганча, авыл халкы төш вакытында аның мотоцикл белән елга ягына киткәнен күргән булган.Фаҗига урынына № 111 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре, № 1 эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, табиблар һәм полицейскийлар килгән.Төнге унбердә коткаручылар ярдан өч метр ераклыкта ирнең гәүдәсен тапкан һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.