Татарстанда 11 меңнән артык кеше утсыз калган

Республиканың 28 торак пунктында электр энергиясе белән тәэмин ителеш өзелгән

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның дүрт районында 28 торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган, дип хәбәр итә бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгынң ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Аварияле өзелү турындагы хәбәр бүген 14.20 дә "Сетевая компания" ААҖнән алынган.

Республиканың Арча, Саба, Балтач һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүче 11 мең 469 кеше утсыз калган. Урыннарда "Сетевая компания" ААҖе бригадалары эшли.