news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан пляжларында коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, патрульләр кизү торачак

Пляжларда урнашкан мачталарда коену тыелганда кара шар күтәрелергә тиеш.

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан пляжларында коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, патрульләр кизү торачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, барлык пляжлар һәм су янындагы күпләп ял итү урыннары ябык, коену тыела.

30 майдан коткаручылар, полиция һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре пляжларда патрульлек итә башлаячак. Пляжларда урнашкан мачталарда коену тыелганда кара шар күтәрелергә тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Роспотребнадзорның Татарстан  идарәсеннән яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда республика халкына су янында ял итү һәм коену кагыйдәләрен аңлатуны үтенде.

Шулай ук Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) инспекторлары аз сыешлы судноларны күзәтүне дә дәвам итәчәк. Алар битлек һәм перчаткалар булуны, йөзү чараларын дезинфекцияләүне тикшерәчәк 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100