news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кремль дамбасында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күрде

Бүген иртәнге алтыда «Кырлай» паркы янында «Лада» һәм «Фольксваген» машиналары бәрелеште.

Казанның Кремль дамбасында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күрде
Полина Шевчук

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Кремль дамбасында ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше җәрәхәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Бүген иртәнге алтыда «Кырлай» паркы янындагы Кремль дамбасына керү юлында «Лада» һәм «Фольксваген» бәрелеште.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде. 24 яшьлек «Лада» шоферының кулы җәрәхәтләгән, ә 24 яшьлек чит ил машина йөртүчесе баш мие селкенгән», - дип ачыкладылар ЮХИДИдә.

Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100