Йортсыз-җирсезләрне үтерүдә шикләнелүче тагын бер егет тоткарланган

Яшәү урыны булмаган биш кешене кыйнауда һәм аларның өчесен үтерүдә гаепләнүче тагын бер яшүсмер сак астына ябылган
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казанның Киров районында, яшәү урыны булмаган өч кешене үтерүдә шикләнелүче 18 яшьлек яшүсмер тоткарланган, дип хәбәр итә РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.
Кулга алынган зат кичке мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучысы. Мәгълүм булганча, 21 нче майда хокук сакчылары, Столяров урамында ташландык балалар бакчасында бер ир-ат кыйналуы турында хәбәр иткән бер егетне тоткарлаган иде. Әмма билгеле булганча, чынлыкта кыйналудан өч кеше һәлак булган һәм икесе исән калган. Шуңа күрә тикшерүчеләр ул яшүсмернең мәгълүматларына ышанмаган. 23 нче май көнне аны ике яки күбрәк кешене үтерүдә шикләнү буенча сак астына ябалар.
Икенче кулга алынган яшүсмер дүрт ир-атны кыйнау турында сөйләп бирә, әмма хатын-кыз турында искәртми. Ул шулай ук сак астына ябылган.