Татарстанның көньяк-көнчыгышында җир тетрәгән

Биналар җимерелмәгән, зыян күрүчеләр юк
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген көдезге 3ләр тирәсендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында җир тетрәгән (эпицентры – Әлмәт шәһәрендә).
“Татар-информ” агентлыгына РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең пропаганда бүлеге башлыгы Андрей Родыгин хәбәр иткәнчә, биналар җимерелмәгән, зыян күрүчеләр юк.
“Әлеге табигать күренеше республиканың көньяк-көнчыгышы өчен хас, чөнки бу төбәк сейсмик зона санала”, - дип ассызыклады ул.