Хокук сакчылары Казанның Совет районында яшерелгән корал таба

Хокук сакчылары тапкан коралның, җинаятьчел банданың элеккеге әйдаманы В. Кузнецовныкы булуы фаразлана
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Татарстанның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре һәм РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге вәкилләре, Казанның Совет районы Әки бистәсе урман массивында яшерелгән полиэтилен пакетка юлыга. Аның эчендә тавышсыз ату җайланмасына корылган 9 миллиметрлык калибрлы пистолет булган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.
Тикшерү версиясе буенча, коралның хуҗасы, Званка авылы җинаятьчел бандасының элеккеге башлыгы 37 яшьлек Вячеслав Кузнецов булган. Ул торак пунктта вәхшиләрчә бер җинаять кылынган.
Мәгълүм булганча, 13 нче май көнне “Дәрвишләр бистәсе” станциясе янында урман посадкасында казу эшләре барышында Кузнецов һәм аның дус кызының бүлгәләнгән мәет калдыклары табыла. Тикшерү тарафыннан билгеләнгән экспертиза, бу коралның нинди җинаятьләр кылганда эшкә җигелгәнен ачыкларга ярдәм итәчәк.