Кеше үлеменә китергән авариядә гаепле бензовоз йөртүченең язмышын суд хәл итәчәк

Узган елның 18 декабрендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 37 яшьлек ир-ат исерек хәлдә бензовоз руленә утырган.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда кеше үлеменә китергән авариядә гаепле бензовоз йөртүченең язмышын суд хәл итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Узган елның 18 декабрендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 37 яшьлек ир-ат исерек хәлдә бензовоз руленә утырган һәм ахыры үлем белән тәмамланган юл һәлакәте китереп чыгарган.

Нагорный бистәсеннән 100 метр ераклыкта автоцистерна шоферы тоташ сызыкны кисеп үткән һәм йөк машинасының тагылмасы каршы як полосага чыгып, «Фольксваген» автомобиле белән бәрелешкән. Чит ил автомобиленең йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Юл һәлакәтендә гаепле шофер авария урыныннан качып киткән, әмма шул ук көнне полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган.

Ир-ат үз гаебен таныган, аңа карата кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда бензовоз белән бәрелешү нәтиҗәсендә чит ил автомобиленең 61 яшьлек йөртүчесе һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Авариядә гаепле ир-ат соңрак полицейскийлар тарафыннан тоткарланган, Идел буе районы суды 37 яшьлек Ринат Мөхетдиновны кулга алган.