Казанда “Хонда” 2 “ВАЗ”ны бәрдергән: 1 кеше үлгән, икесе авыр хәлдә

Исерек машина йөртүче гаебе белән 4 машина бәрелешкән
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Казан ярминкәсе янында исерек машина йөртүче гаебе белән 4 машина бәрелешкән, нәтиҗәдә 1 кешенең гомере өзелгән, ике кеше зыян күргән.
Казан Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ хәбәр итүләренчә, 20.40 сәгатьтә “Хонда Цивик” автомобиленең исерек хәлдәге 20 яшьлек йөртүчесе уң яктан баручы “КИА Сорренто” автомобиленә бәрелгән.
Аннары “Хонда” каршы як полосага чыккан һәм “ВАЗ-11193” һәм “ВАЗ-2114” автомобильләре белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “ундүртенче” модель “Лада” машинасының 22 яшьлек пассажиры алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән, 22 яшьлек йөртүче һәм “ВАЗ-11193” машинасын йөртүче 26 яшьлек хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган.