Бүген төнлә Казанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, икесе җәрәхәтләнгән

22 яшьлек егет һәм 26 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Елена Чембаева). Бүген Казанда җитди юл-транспорт һәлакәте булган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, бу төндә Казан ярминкәсе каршында 3 җиңел машина бәрелешкән.
Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче бер ир-ат үлгән, ә 22 яшьлек егет һәм 26 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылды, дип белдерделәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә.