news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлларында апрельдә йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Язын автомобиль юлларының җимерелүен булдырмау һәм аларның сакланышын тәэмин итү өчен вакытлыча чикләүләр кертелә.

Татарстан юлларында апрельдә йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр төбәк һәм районара әһәмияткә ия булган юлларда зур йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Зур авырлыктагы транспорт хәрәкәтен чикләүне кертү яз көне юл катламы нигезенең артык дымлануы белән бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә йогынты ясый. «Яз көне автомобиль юлларында хәрәкәт итүне чикләү кертелә. Татарстан юллары өчен рөхсәт ителгән күчәр йөкләмәсе 6 тонна тәшкил итә», диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта язгы чорда хәрәкәтне чикләү кайбер транспорт чараларына кагылмый. Аерым алганда, пассажир автобуслары, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны ташу шуларга керә. Моннан тыш, әлеге чикләүләр гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөк ташуга, чүп ташуга йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган транспорт чараларына кагылмый.

Аерым очракларда зур йөк машиналары хәрәкәте махсус рөхсәт булганда рөхсәт ителә. Ул «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе тарафыннан бирелә. Аны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин.

Чикләүләр кертелгән һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары исемлеге ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә урнаштырылган.

Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр барлык төбәк автомобиль юлларында көндезге температура 32 градустан югарырак булганда авыр йөк ташый торган транспорт өчен хәрәкәт 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100