news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан төзелешләрендә төп хокук бозу булып, махсус кием булмау тора

2019 елда ачыкланган административ хокук бозулар саны алты процентка арткан.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Төзелеш подрядчыларына күп очракта эшчеләрнең махсус киемнәре һәм каскалары булмаган өчен штраф салалар. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп хокук бозулар — эшчеләр өчен махсус кием, махсус аяк киеме һәм төзелеш каскалары һәм саклагыч яки иминлек киртәләре булмау, 1000Вка кадәр көчәнешле вакытлы электр челтәрләрен монтажлаганда дөрес башкармау, янгын куркынычсызлыгы һәм газ баллоннарын саклау таләпләрен үтәмәү, хезмәткәрләр биеклектә эшләгәндә саклау поясы кулланылмау», - диелә хәбәрдә.

2019 елда төзелештә катнашучыларга карата хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендәге хилафлыклар өчен 15 млн сумлык 364 карар чыгарылган.

Чыгарылган карарлар саны алты процентка арткан. 2018 елда аның гомуми суммасы 12 млн сум булган 344 карар чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100