news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаһитлар Казанда Гадел Кутуй урамында янган йортны видеога төшергән

Янгын мәйданы 36 квадрат метр тәшкил итте.

Шаһитлар Казанда Гадел Кутуй урамында янган йортны видеога төшергән
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Шаһитлар Гадел Кутуй урамында янган йортны видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге хәл урыныннан кадрлар белән бүлеште.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә Совет районында 105б номерлы торак булмаган шәхси йорт янды, дип аныкладылар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр кичке алтыда килде. Ярты сәгатьтән соң 36 квадрат метр мәйданда янгын сүндерелде.

Башлангыч версия буенча, бу очракның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Беркем дә зыян күрмәде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100