news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның биш катлы йортында бер гаилә сөрем газы белән агуланган

Өч кешенең гомере өчен медиклар көрәшә.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Ирле-хатынлы һәм аларның яңа туган кызлары Казанның биш катлы бер бинасында сөрем газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Таймырская урамындагы 8 номерлы йортның бер фатирыннан табиблар 23 яшьлек ир-атны, аның 21 яшьлек хатынын һәм аларның сигез көнлек кызын хастаханәгә салганнар.

Өч кешенең гомере өчен медиклар көрәшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100