news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кибетләрдән азык-төлек урлап йөргән өчен өч ир-атны һәм кызны тоткарлаганнар

Алар шәһәрдәге сәүдә нокталарыннан спиртлы эчемлекләр һәм ризыклар урлаган егермедән артык очрак ачыкланган.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда өч ир-атны һәм кызны азык-төлек кибетләреннән урлашу сериясе өчен тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган елның декабрендә үк полициягә бер сәүдә челтәреннән ике кибет вәкиле мөрәҗәгать иткән. Берсе билгесез кешеләр ишекне ватып, кибеткә керүен һәм товар алып чыгуын, икенчесе бер төркем затлар сәүдә ноктасыннан 15 мең сумга азык-төлек урлавын сөйләгән.

Полиция хезмәткәрләре ике урлау очрагын да өйрәнгән һәм җинаятьне бер үк кешеләр эшләгәнен ачыклаган. Тиздән Казанда яшәүче 22, 28 һәм 33 яшьлек өч кешене тоткарлаганнар.

Хокук саклаучылар ачыкланганча, тоткарланучыларның 17 декабрьдә Четаев урамындагы кибет талауга катнашы бар, шулай ук бер очракта 21 яшьлек кыз да катнашкан. Тиздән аны да тоткарлаганнар.

Шикләнелгән затлар егермеләп кибеткә һөҗүм иткән очрак ачыкланган. Алар берәмләп тә, төркемләп тә урлаганнар. Нигездә алкоголь, кайчакта азык-төлек тә алып чыкканнар. Сәүдә оешмаларына 105 мең сумнан артык зыян ясалган.

Әлеге факт буенча «Талау» һәм «Урлау» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре тоткарланучыларның һәрберсенең катнашу дәрәҗәсен һәм гаебен ачыклый. Казанда яшәүче өч егет тә тикшерү изоляторында, кыз читкә китмәү турында язу калдырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100