Комарлы уен бизнесының 13 меңнән күбрәк уен җиһазы тартып алынган, хокук бозу очракларының 800ләбе табылган

Татарстанда шундый уен оештыручыларга карата 6 җинаять эше кузгатылган, кайбер сәүдә комплекслары җитәкчеләр белән сөйләшүләрдән соң, уен салоннары белән килешүләрне бер яклы тәртиптә туктатуга ирешелгән

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан территориясендә комарлы уеннар оештыруны һәм үткәрүне туктату максатында, ел башында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы оператив-профилактик чаралар уздыра, эчке эшләр органнары уен бизнесына каршы торуын дәвам иттерә. Ноябрь-декабрь айларында гына да уен бизнесы җәелдерелгән 475 урын тикшерелеп, алардан 4973 берәмлек уен җиһазы (18 уен өстәле, 4 рулетка, 1411 уен автоматы, 1845 система блогы, автоматлардан 1695 электрон плата) тартып алынган.

Гомумән алганда, быел тикшерү белән 1,8 меңнән артык чыгып, 13 меңнән күбрәк уен җиһазы тартып алынган, хокук бозу очракларының 800ләбе табылган, комарлы уеннар оештыручыларга карата 6 җинаять эше кузгатылган. Кайбер сәүдә комплекслары җитәкчеләр белән сөйләшүләрдән соң, уен салоннары белән килешүләрне бер яклы тәртиптә туктатуга ирешелгән, соңгыларыннан, мәсәлән, “Муравейник” сәүдә комплексы территориясендә 4 шундый салоннан уен җиһазлары инде чыгарылган, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә бу юнәлештәге эшләр аерым контрольда булачак.

“Татар-информ” агентлыгына бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.