Фидель Кастроны җирләргә баручы Россия делегациясен Володин җитәкли

Кастроны җирләү 4 декабрьдә булачак.

(Казань, 28 ноября, «Татар-информ»). Фидель Кастроны җирләү чарасына РФ Президенты Владимир Путин урынына РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин бара. Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

“Владимир Путинның көн тәртибе шактый тыгыз, президентның эш графигында закон белән беркетелгән төп чараларның берсе – Федераль Җыенга юллама әзерләү эшләре бара”, - дип аңлатты хәлне Кремль вәкиле.

Песков сүзләренчә, РФ делегациясен матәм чарасында Дәүләт Думасы спикеры Володин җитәкләячәк һәм тиз арада Кубага очачак.

«Президент кушуы буенча Дума спикеры Володин Фидельне (Кастро) җирләргә баручы Россия делегациясен җитәкләячәк. Бүген төнлә ул Кубага китәчәк. Аның делегациясендә шулай ук хокукара комиссия рәисе (Россия-Куба) Рогозин (вице-премьер Дмитрий), Чит илләр эшләре министрлыгы, парламент фракцияләре вәкилләре бар. Делегация бик абруйлы булачак», – дип билгеләп үткән Песков.

Кастроны җирләү матәм чарасы 4 декабрьдә үтәчәк. Куба революциясе лидеры Фидель Кастро 90 яшендә вафат булды. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын җиткерде.