news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Татарстан Мәгариф министрлыгыннан ятим балага торак бирүне таләп итә

2015 елдан яшь кеше махсус торак фондыннан торак бирелергә тиешле ятим балалар исемлегенә кертелгән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Прокуратура Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан ятим балага торак бирүне таләп итте. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

26 яшьлек казанлы прокуратурага аның торак хокуклары бозылу турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Прокуратура тикшерү үткәргән һәм 2015 елдан яшь кешенең махсус торак фондыннан торак бирелергә тиешле ятим балалар исемлегенә кертелүен ачыклаган.

Закон буенча, мондый затларга торак язма формадагы гариза нигезендә 18 яшькә җиткәннән соң, балалар йортында булу срогы тәмамланганда яки һөнәри белем алганда бирелергә тиеш. Шуңа да карамастан, яшь кешенең торагы әлегә кадәр юк.

Прокуратура ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан закон бозуларны бетерүне таләп иткән һәм Казанның Вахитов судына ведомствога карата тиешле дәгъва юллаган.

Әлеге мәсьәлә республика прокуратурасы контролендә тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100