Тукай районында җәяүлене ике машина бәрдергән

Зыян күрүче фаҗига урынында ук җан бирә.

(Тукай районы, 28 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында җәяүлене ике машина бәрдергән, дип яза җирле басма.

24 октябрь көнне төнге сәгать 12нче яртыда Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының 3нче километрында җәяүлене бәрдерәләр. Юл аша чыгып барган ир-ат башта «Приора» машинасы тәгәрмәченә эләгә. Аннары җәяүленең гәүдәсе юлның сул ягына очып, «КИА ОПИРУС» автомобиле астына керә. Зыян күрүче фаҗига урынында ук җан бирә.