Мәскәү елгасына җиңел машина төшеп киткән

Төнге һәлакәттә пассажир һәлак булган

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәү елгасына җиңел машина төшеп киткән. “Российская газета” хәбәрчесенә башкаланың ЮХИДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига төнлә 3 сәгать 10 минутта Новодевичьей урамында 2 нче йорт янындагы яр буенда килеп чыккан.

Машина йөртүче идарәне югалтып, машинасы белән койманы җимереп, елгага төшеп киткән. Һәлакәт аркасында, Mazda пассажиры үлгән, машина йөртүче җәрәхәт алган.