news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковидтан үлүчеләр саны буенча антирекорд куелды

Бер тәүлектә Россиядә коронавирусның 21 559 яңа очрагы теркәлгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлде, илдә 852 кеше вафат булды.

Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр иткәнчә, бер тәүлектә Россиядә коронавирусның 21 559 яңа очрагы теркәлгән.

Авыручыларның иң күбе Мәскәүдә (2541) һәм Санкт-Петербургта (1530), шулай ук Мәскәү (1450), Самара (586) һәм Воронеж (551) өлкәләрендә булган.

Россиядә коронавирус инфекциясен профилактикалауга юнәлдерелгән прививка кампаниясе дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100