Буа районында поезд бәрдергән җиңел машина пассажиры үлгән

Өлкән яшьтәге йөртүчене күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Буа районында поезд җиңел машинаны бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗига шаһитлары сөйләде.

Аларның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Старый Студенец авылы тирәсендә булган. Бәрелешкәч автомобильне тимер юл аркылы чыгу юлыннан атып бәргән.

«80 яшьлек ир-ат идарәсендәге „Лада“ җиңел машинасы  тимер юл аша чыгу юлына поезд алдына ук килеп чыккан», — дип сөйләделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән өлкән яшьтәге пассажир хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Өлкән яшьтәге йөртүчене күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.

«Һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклыйлар», — диделәр ведомствода.