Фото: Чаллыда “Лада Самара” машинасы “Киа Рио” белән бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү проспекты белән Академик Королев урамнары чатында килеп чыккан.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Чаллыда “Лада Самара” машинасы “Киа Рио” белән бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Мәскәү проспекты белән Академик Королев урамнары чатында килеп чыккан.  “Лада Самара” машинасының 55 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, рульдә 53 яшьлек ир-ат булган  “Киа Рио”га килеп бәрелгән.

Урынга килгән 56нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре җимерелгән машиналарның двигательләре янып китмәсен дип, аккумуляторларын сүндергән.