Казан – Ульяновск юлы фаҗигасе ике гомерне алып киткән

Соңгы 27 көндә республика юлларында кешеләргә зыян китергән 461 транспорт һәлакәте булып, шулар 60 кешенең гомерен өзгән һәм имгәнгән-җәрәхәтләнгән 565ына бәла-каза салган

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә сәгать кичке 8 нче яртыда Казан – Ульяновск юлының Буа районы турысындагы 113 нче чакрымында “Фольксваген Пассат” автомашинасы “Ока”ның каршысына чыгып маңгайга-маңгай бәрдергән. Нәтиҗәдә, кече литражлының рулендагы 1984 елгы кеше һәм “Фольксваген” пассажиры булган 1975 елгы хатын-кыз шунда фаҗигале рәвештә үлгән, автомобильләрнең соңгысы белән идарә иткән 1978 елгы кеше һәм аның салонындагы тагын 1973, 1985 елгы 2 хатын-кыз имгәнеп-җәрәхәтләнеп бетеп, район үзәк хастаханәсенә озатылган.

Шул хакта хәбәр иткән республика ЮХИДИ идарәсе, бу һәлакәткә китергән сәбәп дип, “Фольксваген”ның каршында барган автоны узганда каршы як юнәлештә килә торган транспорт белән араларның җитәрлек кадәр булуына инанмаганлык күрсәтелә (ягъни юл йөрү кагыйдәләренең 11.1 пункты бозылган).

Идарәнең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге соңгы 27 көндә республика юлларында кешеләргә зыян китергән 461 транспорт һәлакәте булуы, шулар 60 кешенең гомерен өзүе һәм имгәнгән-җәрәхәтләнгән 565ына бәла-каза салуы хакында шәрехли.