Быел ярты елда милеккә бәйле 18,5 мең җинаять теркәлгән

Читләр милкенә кызыгучыларга урлау-талау өчен Казанда шартлар күп, дип саный республиканың Төп тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роберт Ахунов
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел ярты елда милеккә бәйле җинаятьләр барлык кылынган кыңгыр эшләрнең 60 процентын тәшкил итсә дә, Татарстан бу мәсьәләдә чагыштырмача тыныч төбәк санала, ник дигәндә, милеккә бәйле теркәлгән җинаятьләр 20 проценттан артыкка кимеде, дип белдерде бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Төп тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роберт Ахунов.

Бүген әлеге министрлыкта журналистлар белән үткәрелгән очрашуда ул шәрехләп, былтыр беренче ярты еллыкта шундый 24 мең җинаять теркәлгән булса, быел - 18,5мең, диде. Аерым алганда, 1583 кеше талау очрагы билгеле (былтыргы шушы ук вакыттагыдан 11 процентка кимрәк), урлашу – 12707 (8,5 процентка азрак), гражданнарның торагыннан әйбер урлау – 828 (10 процентка кимегән), талау максаты белән һөҗүм итү очраклары – 252 (монысы былтыргыча). “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавабында, Р.Ахунов республикада чит кеше милкен урлау очракларының иң күбесе аның башкаласы Казанда күзәтелә, калган шәһәр һәм районнарда – уртача бер чамадарак, дип аңлатты. Бу вазгыятьне исә Төп идарә җитәкчелеге читләр милкенә кызыгучыларга урлау-талау өчен Казанда шартларның күплеге белән нигезли. Әйтик, зур шәһәрдә сәүдә, мәдәни-ял итү үзәкләре һ.б. кешеләр күпләп җыела торган урыннар угрыларның кыңгыр эше өчен уңай җирлек санала. Шулай да, җәй буена пляжлардан кеше өзелмәвен исәпкә алсак, андый ял итү урыннарында талау-урлау ише җинаятьләрнең артуы күзәтелми, дип ышандыра Роберт Ахунов.